Иминлек догасы
Һәр көнне иртән торгач, һәрберебез алдагы көнгә планнар кора. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәрбарчабыз эшләренең уңышлы булуын тели. Шушы максатны күздә тотып, берәүләр багучыга мөрәҗәгать итә, ә кемдер исә фэн-шуй дип, төрле сурәтләргә өмет баглый.